Су өстендә коткару операциясе “яхшы” билгесе белән бәяләнде

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

   Бүген Казансу елгасында   "Миллениум" автомобиль күпере  астында ГИМС хезмәткәрләре, коткаручылар  һәм штаттан тыш кичектергесез  хәрәкәт төркеме катнашында янучы  кече күләмле суднодан кешеләрне  коткару операциясе үткәрелде. Конфедерация Кубогы алдыннан әлеге өйрәнүләр су өстендә нинди дә булса гадәттән тыш хәлне бетерү буенча  җәлеп ителгән барлык көчләр hәм чаралар өчен  практик күнекмәләрне эшкәртеп җиткерү булды.

   Риваять буенча сәгать 14.00дә Казансу елгасында “Миллениум” күпере таянычы белән бәрелеше нәтиҗәсендә кече күләмле суднода янгын башланган. Бортта  5 кеше  булган. Бәрелештән соң 3 кеше коткару жилетсыз суга егылып төшкәннәр.  Шулай ук, суднода   2 кеше зыян күргән – алар  төрле тән җәрәхәтләре алганнар.

     Коткару эшләрендә янгын-коткару “Лидер” катеры, №2 ЗПСО коткаручылары hәм ТР буенча РФ ГТХМ КСДИ Үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар.

    Судагы коткару операциясының барышын комиссия күзәтеп барды. Бу комиссияда ГТХМ хезмәткәрләре гынә түгел, э Эчке эшләр министрылыгы вәкилләре дә булдылар. - Гомумән алганда, - өйрәнүләр җитәкчесе - Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктовның әйтүе буенча, -  штаттан тыш кичектергесез  хәрәкәт төркеме  һәм   өйрәнүләргә җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар  куйган бурычларны “яхшы” билгесенә үтәделәр, һәм суда  мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрде нәтиҗәле эшләргә эзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International