Бүген Казанга эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2017-Конфедерацияләр Кубогының иминлеген тәэмин итүенең эзерлеген тикшерү максатында Үзәк Региональ Үзәгенең эшче төркеме килде.
Россия ГТХМ Үзәк төбәк үзәгенең ( террорга каршы эшчәнлеге һәм оператив планлаштыру буенча ) башлыгы урынбасары Денис Сычев җитәкчелегендә ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчелек составы һәм ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашында киңәшмә үтте . Анда Кубок үткәрү чорында идарә органнары арасында үзара хезмәттәшлек оештыруын камилләштерү, Баш идарә вәкилләренең футбол уеннары чорында хәвеф һәм hәләкәтләр туганда буйсынган көчләр һәм чаралар эшен координацияләү буенча идарә органнарында эшчәнлеген камилләштерү , Оператив штабның идарә итү органнары һәм оператив төркеме белән элемтә чаралары hәм каналларының эшкә әзерлеген тикшерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Бүген Казансу елгасында "Миллениум" автомобиль күпере астында ГИМС хезмәткәрләре, коткаручылар һәм штаттан тыш кичектергесез хәрәкәт төркеме катнашында янучы кече күләмле суднодан кешеләрне коткару операциясе үткәрелде. Конфедерация Кубогы алдыннан әлеге өйрәнүләр су өстендә нинди дә булса гадәттән тыш хәлне бетерү буенча җәлеп ителгән барлык көчләр hәм чаралар өчен практик күнекмәләрне эшкәртеп җиткерү булды.
Риваять буенча сәгать 14.00дә Казансу елгасында “Миллениум” күпере таянычы белән бәрелеше нәтиҗәсендә кече күләмле суднода янгын башланган. Бортта 5 кеше булган. Бәрелештән соң 3 кеше коткару жилетсыз суга егылып төшкәннәр. Шулай ук, суднода 2 кеше зыян күргән – алар төрле тән җәрәхәтләре алганнар.
Коткару эшләрендә янгын-коткару “Лидер” катеры, №2 ЗПСО коткаручылары hәм ТР буенча РФ ГТХМ КСДИ Үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар.
Судагы коткару операциясының барышын комиссия күзәтеп барды. Бу комиссияда ГТХМ хезмәткәрләре гынә түгел, э Эчке эшләр министрылыгы вәкилләре дә булдылар. - Гомумән алганда, - өйрәнүләр җитәкчесе - Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктовның әйтүе буенча, - штаттан тыш кичектергесез хәрәкәт төркеме һәм өйрәнүләргә җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар куйган бурычларны “яхшы” билгесенә үтәделәр, һәм суда мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрде нәтиҗәле эшләргә эзер.
16 майда Татарстан Республикасына бердәм “112” номерына оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасын булдыру hәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Удмурт Республикасының “Гражданлык яклау хезмәтенең” дәүләт учреждениесы вәкилләре делегациясы килде.
Делегацияны каршылау программасына IT-парк буенча таныштыру экскурсиясе һәм Казандагы 112- системасының шалтыратулар кабул итү үзәгендә ЕГИС "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасының презентациясын үткәрүе кертелде. Бу презентация " Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр Үзәгенең” техник белгечләре катнашында узды. Татарстан һәм Удмурт республикаларындагы 112-системасының эшчәнлеге үзенчәлекләре каралды.
Удмурт Республикасы делегациясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасының "112 кичектергесез чакырулар хезмәте " Дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре 112-хезмәтенең бурычлары hәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар һәм әлеге юнәлнштә тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының системасындагы Гражданнар оборонасы Елына багышланган “Хәвефсезлек Мәктәбе “ республика ярышлары Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама буенда старт алды. Бүгенге финал этабында муниципаль районнардан һәм шәһәрләрдән 18 команда катнашты.
Командалар кыр шартларында урнашу өчен кирәкле төркем һәм шәхси җиhазлар белән килделәр. Бердәм форма киеме, байрак, эмблема һәм башка билгеләр булуы мәҗбүри иде.
Россия ГТХ министрлыгының төп бурычларының берсе - халыкны гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләргә өйрәтү. Э моңа балаларны өйрәтү – аеруча мөhим вазифа.
Бу стартларның төп үзенчәлеге - тормыш иминлеге нигезләре дәресләре буенча мәктәптә, туристик секцияләрдә, тематик түгәрәкләрдә алган белемнәрне тагын бер тапкыр беркетү.
Бу ярышларда катнашкан егетләр һәм кызлар тормышның авыр шартларына иң яхшы әзерләнгән.
- Бүген без чираттагы ярышларны ачып җибәрәбез . - " Хәвефсезлек Мәктәбе”- туризм, яшьләр спорты өлкәсендә үсешнең иң төп чаралары, - дип Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Андрей Орлов ачу тантанасында катнашучыларны сәламләде. Шулай ук Андрей Орлов балаларга этапларда батырлык, ныклык, сабырлык, бер-береңә булышу, хөрмәт итү, бердәмлек күрсәтергә өндәде.
Ярышларда хөкем итүчеләр һәм иминиятчеләр булып профессиональ коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр катнашачаклар.
Республикада мондый ярышлар 2001 елдан бирле уздырыла. Татарстан вәкилләре Идел Буе федераль округы, шулай ук Бөтенроссия “Хәвефсезлек Мәктәбе” ярышлары нәтиҗәләре буенча бер ничә тапкыр җиңү яулады.
Беренче көнне ярышларда командаларга кыска гына араны үтәргә туры килде. Бу "каршылыклар полосасы" иде.
Беренче көн сыныуларын узгач, укучылар үз палаткалы шәһәрчекләрендә урнаштылар. Иртәгә аларны ярышларның иң авыр этабы– "Исән калу маршруты" көтә. Нәкъ менә бу маршрутта катнашучылар өчен сюрпризлар күп. Дүрт көнлек программа кысаларында укучыларга берничә дистанция узарга кирәк булачак. Бу - "Эзләү-коткару эшләре", " Беренче ярдәм күрсәтү", " Су өстендә коткару эшләре" һәм "Янгын-тактик полоса".
Командаларга уңышлар, уңай эмоцияләр һәм җиңүләр телибез!
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Баш идарә башлыгының беренче урынбасары эчке эшләр полковнигы Тахир Вагизович Кәримуллинның җитәкчелегендә “Казан-Арена" стадионында уздырылачак Конфедерация Кубогының сынау уенының иминлеген тәэмин итү буенча инструктив дәрес узды.
Видеоконференция режимында узган инструктаж вакытында кайбер мәсьәләләр каралды , шул исәптән, "Казан-Арена" стадионында узачак уен вакытында планлаштырылган эшләр, көч hәм чаралар төркеменөң бурычлары һәм куллануы, аларны объект территориясендә урнаштыру , мототөркемне куллану тәртибе, РХБ – комплексының бурычлары hәм куллануы, ГИМС һәм ГПН төркемнәренең бурычлары, спорт чараларын уздыру чорындагы хәлне контрольдә тоту буенча оператив штабның эше һәм бурычлары турында сүз барды.
Бүген "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-конференция булып узды.Анда спикерлар журналистларга "Рубин" һәм ЦСКА командалары арасында сынау уены вакытында транспортта йөрү мөмкинлеге ничек тәэмин ителүе, шәһәр транспортының йөрү маршрутларындагы үзгәрешләр , һәм йорт яны территорияләрендә шәхси машиналарны куйган вакытта янгын иминлигенең тәләпләрен үтәү турыена сөйләделәр.
Профилактик һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Олег Маринин үз чыгышында ТСЖ һәм ИК җитәкчеләре адресына теләкләрен җиткерде. Йорт яны территориялары эчендә ирекле йөрүгә зур игътибар бирергә (янгын сүндерү техникасы йөрү өчен юл киңлеге 4,5 метрдан ким булмаска тиеш ), hәм югары этажлы биналарның янгынга каршы системаларының тикшерүен үткәрергә кирәк икәнен аңлатты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 2 янгын.