Мамадыш районы “Хәвефсезлек Мәктәбе” республика ярышларын кабат каршы ала

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының системасындагы  Гражданнар оборонасы  Елына багышланган  “Хәвефсезлек  Мәктәбе “ республика ярышлары  Мамадыш районының  Соколка авылы янында Кама буенда старт алды.  Бүгенге финал этабында  муниципаль районнардан  һәм шәһәрләрдән 18 команда катнашты.

    Командалар кыр шартларында урнашу  өчен кирәкле  төркем һәм шәхси  җиhазлар белән килделәр.  Бердәм форма киеме, байрак, эмблема  һәм башка билгеләр булуы мәҗбүри иде.

    Россия ГТХ министрлыгының төп бурычларының берсе - халыкны  гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләргә  өйрәтү.  Э моңа балаларны өйрәтү – аеруча мөhим вазифа.

     Бу стартларның  төп үзенчәлеге  -  тормыш иминлеге нигезләре дәресләре  буенча мәктәптә, туристик секцияләрдә, тематик түгәрәкләрдә алган белемнәрне тагын бер тапкыр беркетү.

    Бу ярышларда катнашкан  егетләр һәм кызлар   тормышның авыр  шартларына иң яхшы әзерләнгән.  

    - Бүген без чираттагы ярышларны ачып җибәрәбез . - " Хәвефсезлек Мәктәбе”- туризм, яшьләр спорты өлкәсендә үсешнең  иң төп чаралары,  - дип Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы  Андрей Орлов ачу тантанасында катнашучыларны сәламләде.  Шулай ук Андрей Орлов  балаларга этапларда  батырлык, ныклык, сабырлык, бер-береңә булышу, хөрмәт итү, бердәмлек күрсәтергә өндәде.

    Ярышларда  хөкем итүчеләр һәм иминиятчеләр булып профессиональ коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр   катнашачаклар.

    Республикада мондый ярышлар  2001 елдан бирле уздырыла.  Татарстан вәкилләре  Идел Буе федераль округы, шулай ук Бөтенроссия “Хәвефсезлек Мәктәбе” ярышлары нәтиҗәләре буенча  бер ничә тапкыр җиңү   яулады.

   Беренче көнне ярышларда командаларга  кыска гына араны үтәргә туры килде.  Бу "каршылыклар полосасы" иде.  

    Беренче көн  сыныуларын  узгач,  укучылар  үз палаткалы шәһәрчекләрендә урнаштылар.  Иртәгә аларны ярышларның иң авыр этабы– "Исән калу маршруты"  көтә. Нәкъ менә бу маршрутта катнашучылар өчен   сюрпризлар күп.  Дүрт көнлек программа кысаларында  укучыларга берничә дистанция узарга кирәк булачак.  Бу - "Эзләү-коткару эшләре", " Беренче ярдәм күрсәтү", " Су өстендә коткару эшләре" һәм "Янгын-тактик полоса".

    Командаларга уңышлар, уңай эмоцияләр һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International