Түбән Камада 1 нче отрядның уку-күнегү полигонында газ һәм төтен саклау хезмәтенең гарнизон ярышлары үтте. Иң яхшы исменә 52 ГДЗС звеносы ярышкан. Практик күнегүләрне башкару янгын полосасын үтү белән башланды. Кыска вакытта янгын сүндерүчеләр нуль күренүчәнлек белән кызу һәм төтен камерасында разведка үткәргән. Аннары шартлы янгынны сүндерер өчен звенолар көчләрне һәм чараларны җәелдергән. Кул янгын көпшәләре белән мишеньгә ату соңгы күнегү булган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда– 4 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда– 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Бүген Казан шәһәре күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең хезмәткәрләре Лебяжье күленең урман зонасында урнашкан балалар савыктыргыч лагерлары балаларны кабул итүгә һәм аларның имин ялына тулыча әзер булганнары турында казанлыларны һәм республика яшәүчеләрен белдерү максаты белән журналистлар өчен күргәзмә рейд үткәргәннәр. Апрель башында башланган респубилкадагы лагерларның барлык планлы тикшерүләре май ахырына тәмамланган. Барлык балалар лагерлары, ә республикада аларның саны 1 256, шул исәптән мәктәп лагерлары, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәп эшләтелә.
Ватылган 26 электр тапшыру линиясе төзәтелгән. Ике торак пунктта 83 өй, 195 кеше, шул исәптән 13 бала энергия белән тәэмин итүсез калып тора. Авария-төзәтү эшләре дәвам итә. Торак пунктларда энергия белән тәэмин итүне төзәтү якынча 2017 елның 2 нче июнендә сәгать 15 кә тәмамланырга тиеш.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда– 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
18 м/с кадәр кыска вакытлы җил исүләр белән бәйле начар метеорологик күренешләр комплексы узу нәтиҗәсе буларак, Югары Чыгтай авылында 8 өйнең, мәчетнең һәм мәктәпнең, шулай да Түбән Чыгтай авылында 8 өйнең түбәсе өлешчә ватылган. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Вакыйга урынына Чирмешән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме юнәлгән. Төзәтү эшләре үткәрелә.
Халыкны начар һава торышы турында белдерү, шул исәптән шторм кисәтү, ничек башкарылганы турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган брифингта сөйләшкәннәр. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм республика Гидрометеорология үзәгенең вәкилләре чакырылган иде.
Бу мәртәбә Халыкара балаларны саклау көнендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә 15 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары кунакка килгән. Янгын сүндерү хезмәтенең музеена экскурсия янгын сүндерү бүлегенең территориясеннән башланган. Балаларга янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эше турында сөйләгәннәр, депо бүлмәләре буенча җитәкләгәннәр. Укучылар чыннан-чын җыелышны һәм тревога буенча кизү каравылларның чыгуын үз күзләре белән күрә алган. Балаларга кызу һәм төтен камерасында һәм уку манарасында янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләре ничек үткәрелгәнне күрсәтеп сөйләгәннәр.