Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 4 июне, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда– 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча - 1 тапкыр, ДТПга – 1 янгын,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.  

03.06.2017 ел 15.15 Казан шәһәре, Идел буе районы, Иске Победилово авылы, СНТ «Поиск», 1 нче аллея, бакча йорты.

Бер катлы бүрәнәле йортта ут чыкты. Мәйданы 35 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1937 елгы ир-ат  һәм 1936 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International