Түбән Камада 1 нче отрядның уку-күнегү полигонында газ һәм төтен саклау хезмәтенең гарнизон ярышлары үтте. Иң яхшы исменә 52 ГДЗС звеносы ярышкан. Практик күнегүләрне башкару янгын полосасын үтү белән башланды. Кыска вакытта янгын сүндерүчеләр нуль күренүчәнлек белән кызу һәм төтен камерасында разведка үткәргән. Аннары шартлы янгынны сүндерер өчен звенолар көчләрне һәм чараларны җәелдергән. Кул янгын көпшәләре белән мишеньгә ату соңгы күнегү булган.