Республикада барлык балалар лагерлары янгын иминлегенә тикшерүне үткәннәр һәм балаларга имин ял тәэмин итәчәк

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Казан шәһәре күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең хезмәткәрләре Лебяжье күленең урман зонасында урнашкан балалар савыктыргыч лагерлары балаларны кабул итүгә һәм аларның имин ялына тулыча әзер булганнары турында казанлыларны һәм республика яшәүчеләрен белдерү максаты белән журналистлар өчен күргәзмә рейд үткәргәннәр. Апрель башында башланган респубилкадагы лагерларның барлык планлы тикшерүләре май ахырына тәмамланган. Барлык балалар лагерлары, ә республикада аларның саны 1 256, шул исәптән мәктәп лагерлары, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәп эшләтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International