Балаларны саклау көнендә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны шәһәрнең мәктәп укучыларын кабул иткән

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бу мәртәбә Халыкара балаларны саклау көнендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә 15 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары кунакка килгән. Янгын сүндерү хезмәтенең музеена экскурсия янгын сүндерү бүлегенең территориясеннән башланган. Балаларга янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эше турында сөйләгәннәр, депо бүлмәләре буенча җитәкләгәннәр. Укучылар чыннан-чын җыелышны һәм тревога буенча кизү каравылларның чыгуын үз күзләре белән күрә алган. Балаларга кызу һәм төтен камерасында һәм уку манарасында янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләре ничек үткәрелгәнне күрсәтеп сөйләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International