Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча - 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.  

05.06.2017 ел 15.14 Казан шәһәре, Мәскәү  районы, Декабристлар урамы, 114 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1980 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

05.06.2017 ел  22.42 Балык – Бистәсе МР, Котыу-Бикәш авылы, Ворошилова урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1956 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе ачыклана.

05.06.2017 ел 11.50-16.50  Биектау МР, Озерный торак пункты,  Яшел урамы, 7

МЧС коткаручылары югалган, 1932 елгы ир-атны эзлиләр. Әлеге ир беренче июнь көнне өйдән чыгып китә һәм югала. Эзләү эшләре дәвам итә.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International