Салкын, буранлы кышлар үтеп, ямьле яз айлары килеп җитте. Урамнарда,басуларда гөрләвекләр аккан чак. Кичләрен ташу тавышы әллә кайларга кадәр ишетелеп тора. Авыл мәктәпләрендә язгы каникулны шушындый юл өзегендә бирәләр. Без, бала – чага гөрләвекләр агызып уйнап кич җиткәнен дә сизмәгәнбез. Булсани! Дәресләр әзерлисе юк әле!Олы урамдагы дуслар белән саубуллаштык та, Айзилә белән үзебезнең урамга йөгердек.
Кып – кызыл үзе,
Ялтырый күзе.
Ай –яй ул җитез,
Ялмап йота тиз.
Минем сүзем ут, янгын, шырпы, дөресрәге, “кызыл әтәч” һәм аның килеп чыгышының сәбәпләре турында барачак.
Янгын...Бу сүзне ишетүгә безнең тәнебездән салкын йөгереп узган кебек. Ни өчен бу шулай соң? Чөнки, минем уйлавымча, янгыннан да куркыныч нәрсә юк. Ул кечкенә генә саксызлык аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер кечкенә бала шырпы алып, аны кабызып, идәнгә яки җиргә ташларга мөмкин һәм берничә мизгелдән янгын чыгу ихтимал. Әгәр дә янгын сүндерүчеләр вакытында килмәсәләр, бу хәлнең ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә олылар кечеләргә ихтибарны күбрәк юнәлтәләр.
Әби – бабайлардан ишетеп, китаплардан укып, борынгы кешеләрнең ут белән файдалана башлаганнарын беләбез. Алар табигый утны бик кыенлык белән тапканнар. Учакны кабызгач, аны сүндермәскә тырышканнар. Чиратлашып учак янында торырга туры килгән аларга. Ә шырпыны ике гасыр элек кенә ясый башлаганнар. Шуннан соң ут кешенең ярдәмчесенә әверелгән: учакта ашарга пешергәннәр, ерткыч хайваннардан сакланырга ярдәм иткән, салкыннан коткарган. Утка Аллага табынгандай табынганнар. Соңрак ут кешеләргә зыян да сала башлаган.
РФ хөкүмәте йөкләмәсе буенча “Торак - 2011” операция кыссаларында тулай торак объектларны янгынга каршы хәлләрен тикшерү эшләре оештырыла.
13 гыйнвар көнне Краснооктябрьск урамында урнашкан ике катлы иске торак йортта җыелып торган кардан түбә сыгылып төшкән. Әлеге хәбәр турындагы Гражданнар саклау идарәсенә оператив дежур тотучыдан 7 сәг. 52 минутта килә.
Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 31 декабрьдән алып 10 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 477 тапкыр чыктылар. Республикабызда 90 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 16 кеше һәлак булды, 5 кеше җәрәхәтләнде, 103 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2010 елда янгын бүлекчәләре тревога буенча 501 тапкыр чыктылар. 118 янгын теркәлде. Янгында 21 кеше һәлак булды, 12 кеше җәрәхәтләнде, 117 кеше коткарылды.
Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны булдырмас өчен янгынга каршы дәүләт хезмәте алдан ук кисәтеп куя.
Бүген Казанда бер катлы шәхси йортта сөрем газ исенә агуланып өч кеше һәлак булды, шуларның берсе бала. Тагын алты кеше җәрәхәтләнде, шуларның икесе бала. Фаҗига төтен юлы яраксыз булу, дөрес эшләмәве аркасында чыккан дип фаразлана.
Бүген 126 нчы гимназиядә 6 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе белән һәм ТРО ВДПО хезмәткәрләре катнашуында янгын куркынычсызлык темага брейн-ринг уздырдылар. Мондый формада, алтынчы сыйныф укучыларның, ачык дәресләре узды. Әлеге кызыклы дәрестә балалар янгынның чыгуын, аны сүндерү, эвакуация турында дискуссия алып бардылар.