Кичә кич белән Әлмәт районының Иске Михайловка торак пункты тирәсендә МЧС коткаручылары судан, 1960 елгы ир кеше мәетен чыгардылар. Ачыклаганча, әлеге ир этне коткарам дип сулыкка сикерә, ләкин кызганычка каршы кире чыга алмый.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 13 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Януларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын, пичне файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, пичнең төзек булмавы аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
Бүген Казанда Журналистов урамында 54 “а” йортында урнашкан металл конструкцияләр җитештерү цехында янгын чыккан. Лак-буяу материаллары һәм электротехника продукциясе янган. Һәлак һәм зыян күрүчеләр юк. Янгының мәйданы 90 кв.м. тәшкил иткән. 09.25 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Сәбәбе ачыкланыла.
3 апрель көнне 86 нчы янгын сүндерү сагына Менделеевск шәһәрендә, Профсоюзная урамында, 3нче йортта ут чыгуы турында хәбәр килә. Беренче янгын расчетлары килгәч 68 нче номерлы фатирның балконыннан һәм тәрәзәләреннән куе кара төтен чыгып торган. Ул вакытта ут чыккан фатир балконында ике бала салкында басып, ярдәм сорап торган. Балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч яный иде.
Бүген Әтнә районының гомуми белем бирү мәктәбендә янгын куркынычсызлык буенча ачык дәрес узды.
Әлеге чараны районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрдек. Әледән-әле мондый дәресләр уздыру бик мөһим. Куркыныч хәлләргә кечкенәдән үк әзер булып үсәргә кирәк, – дип саный 108нче янгын бүлеге начальнигы Данис Сибагатуллин.
Бүген яшь коткаручылар “Исән калу” маршруты буенча старт алдылар. “Исән калу” маршруты үз эченә 6 кыен этапны ала – тау буенча менү һәм төшү, аландагы бирем, бүрәнә буенча чокыр аша узу һ.б.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Януларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын, пичнең артык кызуы аркасында - 2 янгын, кыска ялганыш аркасында – 2 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын. 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.
Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын үткәрү белән бәйле рәвештә, су юлларын транспорт максатларында куллану, ягъни навигация чорының июнь-июль айларында, Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта аз сыешлы суднолар буенча ТР дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.