Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 13 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Януларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 2 янгын, пичне файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, пичнең төзек булмавы аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТП га – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.