ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2013 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда ут чыкмады. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар.22 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр,  суда кешене эзләү буенча – 2 тапкыр.


1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Төньяк тимер юл вокзалында янгын сүндерү-гамәли спорты ярышларыннан триумф белән кайтучы Татарстан спортчыларын тантаналы рәвештә карыш алдылар. Бу юлы Россия XXII чемпионаты һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте беренчелеге Краснодарда узды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгынюү. Бер кеше һәлак булды. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген    РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенә Мәскәү шәһәренең ГПС Академиясе, Санк – Петербург шәһәренең ГПС университеты, Иванова һәм Уральск ГПС институның  13 чыгарылыш студентлары аттестацион – кадрлар коммисиясендә үзләренең аудиенцияләрен көтеп тордылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5  тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.


30
июль, 2013 ел
сишәмбе

“Лебяжье” ял итү зонасында урнашкан “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагерында куркынычсызлык дәресе үтте.  Әлеге  куркынычсызлык дәресне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең мәгълүмат  хезмәткәрләре  оештырды.   Иң беренче чиратта алар балаларга янгын куркынычсызлыгы, су коенган вакытта үзеңне тоту кагыйдәләрен, урманда адашкан вакытта чыгу юлларын , беренче ашыгыч ярдәме турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.  Шуны билгеләп үтәргә кирәк сорау биргән вакытта һәрбер бала кулын күтәреп җавап бирергә ашыккан,  аларның  куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белү гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләрен бик куандырды.  


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе

-          Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин);

-          Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый;

-          Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк;

-          Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә чыккан. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  - 3 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 27 тапкыр чыктылар, 26 кеше коткарылган.


26
июль, 2013 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә чыккан. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  - 4 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар, 16 кеше коткарылган.


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Чулпан авылының янгынга каршы службасы моннан өч ел элек оешкан булган

Шул чор эчендә аларга үзебез районнан тыш, Самара өлкәсендәге янгыннарга, төрле һәлакәтләргә шактый чыгарга туры килгән. Бу хакта  Самара өлкәсенең янгынга каршы службасы идарәсе начальнигы урынбасары Н.Кичайкин имзалаган Рәхмәт хатлары да сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International