Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яңа хезмәткәрләре

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген    РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенә Мәскәү шәһәренең ГПС Академиясе, Санк – Петербург шәһәренең ГПС университеты, Иванова һәм Уральск ГПС институның  13 чыгарылыш студентлары аттестацион – кадрлар коммисиясендә үзләренең аудиенцияләрен көтеп тордылар.

     Яшь лейтенантларны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарә җитәкченең беренче урынбасары эчке  хезмәт полковнигы Таһир Каримуллин сәләмләде. Ул аларга булачак һөнәрләрендә уңышлар теләде. Һәрбер чыгарылыш студенты үз хезмәт урынын үз теләге буенча сайлады – кемдер район бүлегенең җитәкченең урынбасары була, кемдер дежур караул белән идарә итәчәк һ.б.

- Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Уральск институтына мин 2008 елда укырга кердем. Быел аны тәмамладым. Бүген мин   аттестацион – кадрлар коммисияне узарга килдем, әлеге комиссия нәтиҗәләре буенча мине Яр Чаллы шәһәрендәге 56нчы янгын сүндерү сагына каравыл җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. Укуның биш елы сизелми дә үтеп китте. Беренче курста кыен булды: якыннарымны сагындым,  ләкин тора бара ияләштем , дусларым барлыкка килде, хәтта соңыннан китәсе дә килмәде, - дип әйтте Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Уральск институтын тәмамлаучы эчке хезмәт лейтенанты Наил Мухаметзянов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International