Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә чыккан. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 4 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар, 16 кеше коткарылган.
Янгыннар
25.07.2013 ел. 05.03 Арча МР, Иске Чурили авылы, Яңа урамы, 42 йорт
Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыга. Янгынның мәйданы 20 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
25.07.2013 ел. 22.39 Бөгелмә шәһәре, Куйбышев урамы, 1 йорт
Ут беркатлы бүрәнәле ташландык йортта чыга. Янгынның мәйданы 50 кв.м. Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр билгесез ир кеше мәетенә тап булалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.