Янгын сүндерү-гамәли спорт буенча Россия чемпионаты триумфаторлары Татарстанга кайтты

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Төньяк тимер юл вокзалында янгын сүндерү-гамәли спорты ярышларыннан триумф белән кайтучы Татарстан спортчыларын тантаналы рәвештә карыш алдылар. Бу юлы Россия XXII чемпионаты һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте беренчелеге Краснодарда узды.
Кубань башкаласында көчлеләр титулы өчен Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының барлык үзәкләрен тәкъдим итүче 21 командада 420 спортчы көрәште. Ярышлар ике мәйданчыкта – Кубань аграр унивреситеты стадионында һәм Краснодарски гарнизонының 22 янгын частенда узды.
Татарстанлылар өчен бу ярышларда җиңү көтелмәгән булды, чөнки Татарстан янгынчыларына Россия чемпионы титулын узган гасырның 80 нче елларында гына яулау тәтегән иде. Шуңа күрә яшьләрне вокзал перронына каршы алырга Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзе килде.
“Янгын сүндерү-гамәли спорт – ул профессиональ спорт. Аннан башка без кешеләрне коткару бурычын башкара алмыйбыз”, - дип ассызыклады министр. Аның сүзләренә караганда, ярышлар алдыннан командага быел Казан һәм Татарстан өчен үзенчәлекле ел – республикада XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узды һәм Татарстан командасы янгын сүндерү гамәли спорт буенча ярышларда “алтын” алганга 27 ел узды дип белдерелгән иде.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International