Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгынюү. Бер кеше һәлак булды. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.23 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.