“Лебяжье” ял итү зонасында урнашкан “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагерында куркынычсызлык дәресе үтте. Әлеге куркынычсызлык дәресне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең мәгълүмат хезмәткәрләре оештырды. Иң беренче чиратта алар балаларга янгын куркынычсызлыгы, су коенган вакытта үзеңне тоту кагыйдәләрен, урманда адашкан вакытта чыгу юлларын , беренче ашыгыч ярдәме турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк сорау биргән вакытта һәрбер бала кулын күтәреп җавап бирергә ашыккан, аларның куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белү гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләрен бик куандырды.
Шулай ук балалар беренче ашыгыч ярдәмне, зарар күргән кешенең пульcын билгеләү , йөрәк массажын ясауда да актив катнаштылар. Ә, менә дөрес итеп коткару бөятен ату, күбесе өчен кыенлык тудырды. Аны дөрес итеп тоту һәм ату МЧС хезмәткәре бик төгәл итеп аңлатты.
- Бүген бездә “Ялкын” лагерында МЧС хезмәткәрләре кызыклы һәм бик кирәкле куркынычсызлык дәресен алып бардылар. Мондый күрсәтмәле дәресләр теге яисә бу ситуациядә үзеңне тоту, зарар күргән кешегә ярдәм күрсәтү балалар өчен, без укытучылар өчен бик кирәк. Сезгә бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип әйтте “Ялкын” лагерының укытучы – оештыручы Диана Валишина.
Сөйләшү барышында балалар кызыклы мәгълүматтан тыш, бик матур темага кагылышлы флажоклар алдылар. Мондый дәресне МЧС хезмәткәрләре җәй ахырына кадәр тагын берничә ял итү лагерында оештырырга җыена.