Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан.

2013 елның 20 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 9 тапкыр.

20.12.2013 ел 01.52  Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 26/04 йорт, 335 нче йорт.

Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 6 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 3 кешене коткаралар, шуларның 1 бала. Тагын бер кешене, 1982 елгы ир-атны үле килеш табалар.    Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International