Татарстан Республикасы территориясендә температура нольга якынаю сәбәбеннән бозда куркынычлык дәрәҗәсе артты. Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе гражданнарга тәкъдим итә:
- юка катып бетмәгән бозга чыкмагыз;
- юка бозга төркем белән чыкмагыз;
- бозга чыгу алдыннан аны берәр колга белән тикшерегез;
- үзегез белән бау алыгыз;
- бозның чыдамлыгында шикләнәсез икән, билегезгә бау урагыз, икенче очы артыгыздан өстерәлеп барсын;
- боз астына төшкән кешегә шарф, каеш яки бүтән нәрсә ыргытыгыз;
- юка бозга басканыгызны сизсәгез, киң басып аякларны күтәрмичә ярга таба юнәлегез;
- авыр йөк белән бозга чыгарга тырышмагыз;
- су китү нәтиҗәсендә утырган бозга чыкканда ярыклардан сакланыгыз;
- өреп кабартыла торган көймә белән балык тотканда боз кырыйларыннан сакланыгыз;