Салют белән сак булыгыз

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

    Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.

     Куллану алдыннан фейерверкларны саклау өчен иң яхшы шартлар – уттан һәм газдан ерак булган коры һәм салкын урын.

     Товарның күрсәтмәләрен җентекләп өйрәнегез. Төрле салютның куркынычлык радиусы төрле була. Тиз янучы корылмалардан 50 метр минимум ераклыкта кулланыгыз. Нинди дә бер сәбәп аркасында салют атмады икән, өстендә иелмәгез һәм эчен ачып карарга тырышмагыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International