Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
18.12.2013 ел 00.36 Түбән Кама МР, Свердловец авылы, Ленин урамы, 21 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1955 елгы хатын – кыз һәм 1985 елгы ир-ат мәетләрен табалар. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.