Ашыгыч хәбәр итү системасы гадәттән тыш хәл чыгу вакытында искәртә һәм күрсәтмә бирә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

      Хәзер КСЭОН аша гадәттән тыш хәл чыгу турында гына түгел, шулай ук саклану чаралары турында да күрсәтмә алырга мөмкин. Республикада хәзерге вакытта 209 сигнал һәм сөйләм җиһазлары урнаштырылды.

    Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү комиссиясе боеруы буенча республиканың беренче чиратта ашыгыч хәбәр итү системалары белән тәэмин ителәсе 197 торак пунктлары исемлеге расланды. Бу программа өчен федераль һәм республика бюджетыннан барлыгы 110.0 млн сум бүлеп чыгарылды. Шулай ук 2015 елда цифр телевиденииясенә кучү сәбәбеннән радиотелевизион үткәрү үзәгендә телевизион каналлар тоту җиһазлары сатып алу соравы карала. Бу гадәттән тыш хәл чыгу очрагында каналлар аша халыкны куркынычлык турында кисәтү һәм саклану чаралары турында мәгълумат бирүен тәэмин итә.

    Бүгенге көндә Татарстан Республикасында региональ хәбәр итү систмаларын әзер рәвештә тотыр өчен республика бюджетыннан  ел саен  4.154 млн. сум бүлеп чыгарыла. Вакытлыча тикшерү эшләре алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы үзәк хәбәр итү системасы һәрвакыт әзер режимда тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International