Тиздән Иске Яңа Ел бәйрәме җитә. Масштабы буенча 31нче декабрьдән ким булуына карамастан, пиротехника куллану нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр һәм янгын чыгу очраклары саны күп.
Искә төшерәбез: 31.12.13 – 08.01.14 периодында барлыгы 67 янгын чыгу очрагы теркәлде. Узган ел тиңдәш периодына караганда 16.2% ким (80 очрак). Янгын чыгуда гаеплеләрнең күбесе эчкән һәлдә булганы булуы билгеле. Алкоголь белән мавыгучы күршеләрегез турында участок полиция хезмәткәренә хәбәр итегез.
Иске Яңа Елны фейерверклар белән бизәргә уйласагыз, куркныч хәл чыгуын кисәтү өчен алдагы элементар кагыйдәләрне үтәгез:
- Куллану алдыннан фейерверкларны дөрес саклау турында уйларга кирәк. Иң яхшы шартлар – уттан һәм газдан ерак булган коры һәм салкын урын.
- Салют җибәрү урыныннан кабызу урыны 10-15м ераклыкта булырга тиеш. Дефектлары булган техниканы кулланмагыз. Юэшләнгән очракта җылыту приборлары ярдәме белән киптерү тыела.
- Пиротехниканы бәрелүдән сакларга кирәк.
- Техниканы балаларга бирүе кискен тыела.
- Залп системалы салютларны, караучылар куркынычсызлыгы өчен, яхшы беркетергә кирәк.
- Фейерверклар белән биналардан еракта, ачык урыннарда, куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алып һәм күрсәтмәләргә туры китереп кулланыгыз.
- Агачларга, биналарга якын кабызмагыз.
- Эшләп торучы салютны кулда тотмагыз.
- Ябык урыннарда кулланмагыз.