Татарстан күрше регионнар белән “112” системасы өлкәсендә тәҗрибәсе белән уртаклаша

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

    Бүген Казанга Чувашия республикасыннан “112” системасы өлкәсендә тәҗрибә алышу сәбәбеннән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча Чувашия республикасы Дәүләт Комитеты рәисе Вениамин Петров җитәкчелегендә делегация килде.

    Информация эшкәртү Үзәгендә узган җыелыштансоң, Чувашия ГКЧС вәкилләре “112” системасы өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен кабул итүен карар иттеләр.

    Чувашиядә система 2016 елда булдырырга планлаштырыла, әлегә проектлау эшләре бара. “Яңадан велосипед уйлап тапмас өчен, Татарстан тәҗрибәсенә ориентлашуы яхшырак булыр. Шулай ук сезнең методик-укыту үзәгенә без үзебезнең специалистларыбызны җибәрәчәкбез. Татарстан күрше республикалар өчен генератор ролен үти дияргә була” – дип тәмамлады чыгышын гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча Чувашия республикасы Дәүләт Комитеты рәисе Вениамин Петров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International