Ирекле янгын сүндерүчеләре ярдәмендә тереклек коткарылды

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

    2014 елның гыйнвары башыннан 26 янгын чыгу очрагы теркәлде.

    12 гыйнварда Мөслим районы Түйгильде авылында ирекле янгын сүндерү отрядлары ТР ПЧ-123 ОФПС-15 пожар часте хезмәткәрләре ярдәме белән уттан тереклек сараен коткардылар.  Янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазлары монтажы кагыйдәләрен бозу. Коткарылган милек (1 сыер, 2 бозау һәм 10 тавык) 500 мең сум тәшкил итте. Имгәнүчеләр юк.

    11 гыйнварда Чүпрәле районы «Алешкино» ДПО янгын сүндерүчеләре Старое Дуваново авылыннан ерак түгел урнашкан ААҖ  “Березко” территориясендә ангар бинасын сүндерделәр. Янгын чыгу сәбәбе – электр җиһазлары монтажы кагыйдәләрен бозу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International