ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылды.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 2 янгын, төтен чыгу юлын урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.  


19
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне куйган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын.


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз этү аркасында – 2 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

    ТР ГПС ФПС икенче отряд җыелма командасы бүлегенең 60 яшьлек юбылеена үзенчәлекле бүләк ясады. Өч ел рәттән икенче отряд төркеме гамәли-пожар спорты ярышларында беренчелекне яулый.

    Югары Ослан авылы “Салават күпере” балалар бакчасы балалары ТР ПЧ-112 ОФПС-8 отряды депосында кунакта булдылар. Янгын сүндерү частендә беренче экскурсия малайларны һәм кызларны бик гаҗәпләндерде. Экскурсия барышында янгын көрәшчеләре эше турында сөйләнде, эш җиһазлары ничек эшләве күрсәтелде, ә “кызыл машина” кабинасында утыру балаларны аеруча таңга калдырды.

    Соңыннан истәлеккә фотога төшкәч, саубуллашып балалар тагын килергә сүз бирделәр.

Гомуми өшетү яки гипотермия организмның температурасы +35С ким төшү сәбәбеннән башлана. Бу процесс әкрен бара әгәр дә тән җылы кием яки кар катламы белән сакланган булса.  Дым һәм җилле салкын һавада өшү тизәя.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлмәләрне эшкә яраклы завод приборлары белән генә җылытырга киңәш итә. Салкыннар җитү белән ис газы белән агулану очраклары арта. Куркыныч хәлләрне булдырмас өчен ТР Россия МЧС җылыту өчен газ приборлары кулланганда алдагы кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

Быелгы кыш бигрәк үзенчәлекле килде,  инде гыйнвар аена керсәк тә хәзергә кадәр каты салкыннарның булганы юк, шуңа күрә боз өстендә аеруча сак булырга кирәк.
Боз өстенең ышанычсыз урыннарында ярыклар хасил булган, өскә су чыккан. Бу балыкка баручылар, ял итүчеләр өчен куркыныч тудыра. Шушы сәбәпләрне исәпкә алып, елга һәм күлләргә баруны чикләргә кирәк.
 
Боз астыннан балык тотарга яратучыларга район янгын куркынычсызлыгы гарнизоны җитәкчесе Владимир Савельев,  бозга кергәндә кайбер кагыйдәләрне нык үтәргә кирәклеген искә төшерә. Бу сезнең тормышыгызны куркыныч астына куймаска ярдәм итәр.

 
 
Якшәмбе, 19 гыйнварда, православие христианнары Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Бу көнне, дөресрәге, төнлә изгеләштерелгән елга-күлләр суында чуму, коену традициясе яшәп килә. Безнең районда да православныйлар яшәгән торак пунктлар тирәсендәге сулыкларда коену урыннары билгеләнгән инде. Бәйрәм белән бәйле чараларның ничек үтәсе дә уйланылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1  кеше һәлак булды, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылды.  Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, газ плитасын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International