Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне куйган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 18 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, “Крещение” бәйрәмен куркынычсызлык белән тәэмин итү – 6 тапкыр.
18.01.2014 ел 22.21 Зәй шәһәре Макарова урамы, 24а йорты, пилорама ИП «Минеханов М.М.».
Ут гамәлдән чыккан пилорамада чыга. Мәйданы 200 кв.м. Янгынның сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.