Югары Ослан авылы “Салават күпере” балалар бакчасы балалары ТР ПЧ-112 ОФПС-8 отряды депосында кунакта булдылар. Янгын сүндерү частендә беренче экскурсия малайларны һәм кызларны бик гаҗәпләндерде. Экскурсия барышында янгын көрәшчеләре эше турында сөйләнде, эш җиһазлары ничек эшләве күрсәтелде, ә “кызыл машина” кабинасында утыру балаларны аеруча таңга калдырды.
Соңыннан истәлеккә фотога төшкәч, саубуллашып балалар тагын килергә сүз бирделәр.