Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылды.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 2 янгын, төтен чыгу юлын урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, эзләү - коткару операциясенә – 1 тапкыр, “Крещение” бәйрәмен куркынычсызлык белән тәэмин итү – 6 тапкыр.

19.01.2014 ел 18.46 Лениногорск районы, Ст. Письмянка авылы, Центральная урамы, 18

Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга.  Мәйданы 32 кв.м.  Янгында 3 кеше коткарылды. Сәбәбе- кыска ялганыш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска         

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International