Бүләккә - җиңү

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

    ТР ГПС ФПС икенче отряд җыелма командасы бүлегенең 60 яшьлек юбылеена үзенчәлекле бүләк ясады. Өч ел рәттән икенче отряд төркеме гамәли-пожар спорты ярышларында беренчелекне яулый.

     Әлмәттә узган ярышларга барлык республикадан төрле яшь категориясендәге 9 физкультура коллективы килде. Ярышлар 100 метр киртәле полоса үтүдән башланды. Икенче этапта штурм баскычыннан укыту манарасына менү тизлеге тикшерелде.

    Нәтиҗәләр буенча беренче урынны өченче ел рәттән кышкы ярышларда ТР ГПС ФПС икенче отряды яулады. Почетлы икенче урын Казан шәһәре №5 физкультура төркеменә бирелде, өченчене – Түбән Кама КФК-1 спортсменнары алды.

    Иң яхшы тренер булып Виктор Зинченко билгеләнде,  иң яшь катнашучы – Александр Никифоров, ә җиңүгә омтылыш призы Гүзәлия Загидуллинага тапшырылды. Барлык призёрлар грамоталар, медальләр һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

 

Григорьева Юлия, «ТР 2 ГПС ОФПС» пресс-службасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International