ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга

      Буа районы Янтуган авылы «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен бүген янгын куркынычсызлыгы темасына Апас отряды аерым пост башлыгы дәрес үткәрде. Балаларга куркынычсызлык чаралары, янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә турында сөйләнде. Алар өчен бу мәгълүмат яңа түгел. Утның яхшы һәм куркыныч яклары турында һәр булачак укучы яттан белә. Мондый чараларны аерым пост хезмәткәрләре еш үткәрә. Тематик мультфильмнан соң баллар инструктор сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшерделәр, үз сорауларын бирделәр.

      Бүген 2014 ел өчен рационализатор һәм фәнни-практик эшләрен булдыру, территориаль бүлекчәләр, республика гадәттән тыш идарәчелеге һәм баш идарә кармагындагы оешмалар һәм структуралы бүлекчәләр эше тәҗрибәләрен тарату, гомумиләштерү һәм өйрәнү сораулары буенча Татарстан Республикасы МЧС һәм Татарстан Республикасы Россия Федерациясе МЧС Баш идарәсе эш группасы киңәшмәсе узды.

      Төп доклад белән Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарәсе эшләре Министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады. Чыгышында ул узган елда башкарылган эшкә йомгак ясап китте: Минстрлык Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе катнашы белән Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе вице-президенты В.А.Ильичев белән бердәм эш башкара башлады; 2013 елда “Комплекслы куркынычсызлык – 2013” Халыкара салонында Мәскәүдә Россия МЧС һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов Татарстан КСЭОН экспозициясен югары билгеләделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне  кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

 


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Апас районы Урта Балтай авылы мәктәбе укучыларына бүген ТР янгынга каршы хезмәт аерым посты янгынчылары каникуллар вакытында куркыныч хәлгә ләкмәү чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Язгы каникуллар вакытында балалар өйдә еш берүзләре калалар, аларга элементар кагыйдәләрне аңлатуы бик мөһим:

      Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отрядында “Иң яхшы Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт аерым посты командиры” конкурсының беренче этабы үтте. Берничә этаплы конкурста теория һәм практика белемнәре каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар болай билгеләнде: 1нче урын – Шуман авылы аерым посты бүлеге командиры Абдулхаев Айрат Мидхатович, 2нче булып Залялеев Марат Талгатович (Сиза авылы аерым посты) билгеләнде, ә бронзаны Нурминкә авылы аерым пост бүлеге командиры Закиров Ильмир Ильгизович алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

      Республика елгаларында язгы ташулар башлану вкыты 28 марттан 5 апрельгә кадәр сузылачак, бу һава торышы һәм территория регионыннан тора:

Идел алды һәм Идел арты – 28 марттан 2 апрельгә кадәр (күп еллык уртача дата);

Кама алды һәм төньяк регионнары – 3-5 март (күп еллык уртача дата);

Көнчыгыш регионнары – 2-4 апрель (күп еллык уртача дата);

      18 мартта “Эфир” телеканалында “Актуальная тема” тапшыруында Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре башлыгы урынбасары Максим Трущин белән туры эфирда Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәл чыгу очрагында янгын техникасы ишегалларына керү проблемасы каралды. Трущин М.В. тема буенча сөйләп узгач, тамашачылар сорауларына җавап бирде. Республика муниципаль районнарында 18-20 февральда кич вакытларында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, проблема 45 районның 8ндә һаман саклана:

Казан, 114 каралган ишегаллары территорияләрендә махсус техника керү юлы 104 җирдә начар (барлык тикшерелгәннән 91%);

Яр Чаллы  – 83тән 10да (12%),

Әлмәт  – 35 - 10 (29%),

Бөгелмә - 33 - 10 (30%),

Зәй - 52 - 4 (8%),

- Менделеев -  35 - в 22 (63%),

Түбән Кама - 20 -  20 (100%);

Биек Тау - 4 - 4 (100%). 

      Түбән Камада ААҖ “Нижнекамскнефтехим” укыту полигонында  янгын-тактик укулары үтте. Составында 15 берәмлек техника, 47 хезмәткәр булган ОФПС-1 отряды, медиклар һәм су каналы хезмәткәрләре янгын куркынычы югары булган объектта ут сүндерү җиһазлары куллануы белән янгын вакытында эш итү тактикасын башкардылар.

 

      Свойкина Людмила, ТР Түбән Кама ОФПС-1 пресса хезмәте

      Татарстан Республикасы ВДПО бүлеге хезмәткәрләре №67 мәктәп кадетлары өчен практик дәрес үткәрделәр. Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсенең заманча җиһазландырылган, иң яхшы частьләренең берсендә - ТР №3 ОФПС №7, укучыларга янгын сүндерү җиһазлары эше күрсәтелде, янгын куркынычсызлыгы теориясе бирелде. Соңыннан балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International