Буа районы Янтуган авылы «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен бүген янгын куркынычсызлыгы темасына Апас отряды аерым пост башлыгы дәрес үткәрде. Балаларга куркынычсызлык чаралары, янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә турында сөйләнде. Алар өчен бу мәгълүмат яңа түгел. Утның яхшы һәм куркыныч яклары турында һәр булачак укучы яттан белә. Мондый чараларны аерым пост хезмәткәрләре еш үткәрә. Тематик мультфильмнан соң баллар инструктор сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшерделәр, үз сорауларын бирделәр.