Апас районы Урта Балтай авылы мәктәбе укучыларына бүген ТР янгынга каршы хезмәт аерым посты янгынчылары каникуллар вакытында куркыныч хәлгә ләкмәү чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Язгы каникуллар вакытында балалар өйдә еш берүзләре калалар, аларга элементар кагыйдәләрне аңлатуы бик мөһим:
- шырпы белән уйнамаска;
- электр җиһазларын кабызган хәлдә калдырмаска;
- юэш куллар белән розеткага тотынмаска;
- очлы һәм тиз янучан предметлар белән уйнамаска;
- кайнар су белән сак булырга.
Әгәр өйдә янгын чыкса, тыела:
- утны үз көчләре белән сүндерергә тырышырга;
- коридорда төтен тулган чакта аннан чыгарга тырышу, төтен уттан куркынычрак;
- тәрәзәдән сикерү;
- шкаф, диван астына, ваннага качу;
- паникага бирелү.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз, нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә ярамый икәне турында сөйләгез.