Казан отряды аерым пост бүлеге иң яхшы командиры

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

      Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отрядында “Иң яхшы Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт аерым посты командиры” конкурсының беренче этабы үтте. Берничә этаплы конкурста теория һәм практика белемнәре каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар болай билгеләнде: 1нче урын – Шуман авылы аерым посты бүлеге командиры Абдулхаев Айрат Мидхатович, 2нче булып Залялеев Марат Талгатович (Сиза авылы аерым посты) билгеләнде, ә бронзаны Нурминкә авылы аерым пост бүлеге командиры Закиров Ильмир Ильгизович алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International