Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. 

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International