Татарстан Республикасы территориясендә 2014 ел ташкыннар хәле прогнозы

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

      Республика елгаларында язгы ташулар башлану вкыты 28 марттан 5 апрельгә кадәр сузылачак, бу һава торышы һәм территория регионыннан тора:

Идел алды һәм Идел арты – 28 марттан 2 апрельгә кадәр (күп еллык уртача дата);

Кама алды һәм төньяк регионнары – 3-5 март (күп еллык уртача дата);

Көнчыгыш регионнары – 2-4 апрель (күп еллык уртача дата);

      Язгы ташулар күп еллык уртача датага караганда иң иртә 20-23 көнгә иртә башланырга мөмкин, иң соң – 21-25 көнгә.

      Республика территориясендә гомуми мәйдан саны 1.5 мең га белән 8111 күл исәпләнә. Аларның күбесе Минзәлә (756), Мамадыш (694), Актаныш (579), Чистай (494), Мөслим (439), Түбән Кама (372) муниципаль районнарында. Ташкыннар хәле начараю сәбәбннән 18846 кеше торган 220 торак пункт судан зарар күрергә мөмкин.

      Су басу зоналарына шулай ук ләгергә мөмкин:

48 социаль мөһим объект;

55 автомобиль юлы участогы (75.3 км);

36 күпер;

27 экономика объекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International