Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 2 кеше һәлак булган. 8 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.

 

 

08.04.2014 ел  00.07  Тәтеш МР, Килдүши авылы, Калинина урамы,12 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 28 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1971 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

 

08.04.2014 ел  13.21  Казан шәһәре, Гвардейская урамы,  48а йорты.

Биш катлы кирпеч торак йортның дүртенче каттагы бер бүлмәдә ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылао, 1953 елгы ир-ат мәетен табалар. Тагын 8 кешене коткаралар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International