Мөслим районы лицей укучылары өчен бүген Россия янгынчылыгы көне уңаеннан Әлмәт ТРО ВДПО бүлеге Мөслим участогы Мөслим янгын гарнизонында экскурсия үткәрде. Балаларга элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләреннән башка янгынчыларның авыр эше турында сөйләделәр, махсус техниканы күрсәттеләр. Иң охшаганы, әлбәттә, янгын машинасы һәм янгынчылар формасын киеп карау булды.