Зәй районында ел башыннан 23 янгын булып, 4 кеше һәлак булды, 4 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләренә дучар булды, дип хәбәр итә дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре – төртеп яндыру, мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш (шул исәптән тәмәке тартканда) итү. Шунысын искәртик, өч очракның икесендә янып үлү тәмәке тартуга бәйле, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.