ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында ташкыннар хәле (3 апрель, ТР УГМС буенча)

      Хәл яхшыга үзгәрде дияргә әле һаман иртә. Түбән Кама инспекторалы белән үткәрелгән чираттагы рейд начар нәтиҗәләр күрсәтте. Мәсьәлән, Баки Урманчы 11 йортына юл машиналар белән тулган аркасында бөтенләй килеп булмый. Торучылар үзләре үзләрен куркыныч астына куялар. Махсус техника урнашканчы күп вакыт югалачак. Мондый хәлләр инде булды.

 

      Святослав Вишневский

      “Нижнекамское время» газетасы материалларыннан

      Исламов Марат Азатович янгынчы профессиясендә 1998 елдан бирле. Инспектор, караул башлыгы, часть башлыгы урынбасары  вазифасында эшләде. 2006 елан “ТР ГПС 1ОФПС (килешү буенча)” №29 ФКУ янгын часте башлыгы урынын ала. Марат Азатович хезмәте өчен беренче һәм икенче дәрәҗә медальләре һәм Василий Чуйков медале белән бүләкләнгән. Эшендә ул хезмәттәшләре өчен үрнәк һәм таяныч булып тора. Отряд башлыгы белән горурлана, барлык уңышлары өчен аңа рәхмәтле.

 

      Людмила Свойкина, “ТР ГПС 1ОФПС (килешү буенча)” ФКУ

      Павел Особливый фоторәсеме

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  электр җиһазларны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

      Яр Чаллыда Идел буе Россия МЧС кинологик хезмәт эзләү һәм коткару отряды укулары тәмамланды. Барлыгы укуларда 42 кинологик расчет катнашты. 7 – башка Россия МЧС региональ үзәкләреннән (“Центроспас”). Программа үз эченә техноген шартларда җәрәхәтләнгәннәрне эзләвен алды. Укулар җимерек пионер лагерендә барды.

      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән республика һәм министрлык идарәчелекләрендә 2014 елның икенче кварталында янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм эвакуация буенча укулар уздырырга карар чыгарылды.

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк.
 
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм район гражданнарын кисәтә: төзелешләр, урман массивлары, мәдәни-мирас объектлары һәм урман посадкалары янында ут ягу тыела. Ә инде чүп-чарны яндыру ихтыяҗы килеп туганда, җилнең кайсы якка исүен исәпкә алырга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итәргә, учакның янып бетүен күзәтеп торырга кирәк. Кырларда, торак йортлар территориясендә чүп-чарны яндыру контрольдә тотылмаган, атап үткән таләпләр үтәлмәгән очракта, РФнең гамәлдәге законы нигезендә, моның өчен җаваплы затлар административ  җинаять җаваплылыгына тартыла алалар. Республика һәм район территориясендә чүп-чар яндыруны тулысынча тыю турындагы язма безнең  газетада басылачак.
 

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, төтен чыга торган юлның һәм мичнең төзек булмау аркасында  - 1 янгын, газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  электр җиһазларны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.

 


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе

      Татарстан коткаручылары һәм янгынчылары ярдәме белән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин һәйкәле төзекләндереләчәк. Эшләр җир кипкәч башларга планлаштырыла. Ремонт эше Бөгелмә шәһәрендәге барлык һәйкәл комплексына кагылачак. Һәйкәлнең тулы күренеше җыелган чарлар күләменнән торачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International