Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган һәм 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
11.04.2014 ел 19.39 Ютаза МР, Иске Уруссу авылы, 1 май урамы, 22 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 100 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1936 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
11.04.2014 ел 13.19 Алабуга шәһәре, Гассара урамы, 20а-21.
Ут биш катлы торак йортның бер фатирында чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1992 елгы егетне (инвалид) коткаралар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.