Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 22 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр үткәргечнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
13.04.2014 ел 05.21 Апас шәһәр тибындагы поселок, Ленин урамы, 22 нче йорт.
Ут ике катлы административ бинада чыга. 1974 елгы ир – ат коткарыла. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.