Бу елны ТР ГПС икенче федерал янгынга каршы хезмәт отряды 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. Отряд эше вакытында коткарылган гомерләр, кисәтелгән куркынычлыклар саны һәм башка күп кенә ирешкән уңышлары белән аерылып тора. Аның тарихында күп кенә җиңүләр; җаваплылык, максатка омтылу, көйле, сыйфатлы хезмәт һәм өлгерлек хас аңарга.
Отряд оешу вакытыннын аның эшенең нәтиҗәлелеге күренә. Тәҗрибә буыннан буынга бирелеп бара; янгынчылар яңалыклар уйлап таба, кайберләре масса-күләм җитештерелә башлый; осталык елдан ел арта, белемнәр киңәя бара. Янгын сүндерү – биек дәрәҗәдә, янгынны булдырмау– тагын да югары. Ут көчен иреккә чыгармас өчен отряд профилактиклары көн саен “фронт” алып баралар. Янгынга каршы чаралар, тикшерүләр, профилактик рейдлар вакытлыча үткәрелә.
Коллектив – максатка ирешүдә шулай ук мөһим рольләрнең берсен уйный. Бердәм коллектив – уңышның яртысы. Һәр хезмәткәр эш стратегиясендә үз ролен яхшы белә. Укуларга отрядта зур игътибар бирелә. Укуда авыр, эштә җиңел түгел – янгынчы профессиясе иң авырлардан берседер. Кайбер вакытларда кеше гомерен коткару, һәлакәтне кисәтү өчен эш бар көч куюны таләп итә, ялгышка хокук юк.
Юлия Григорьева
«ТР 2 ОФПС ГПС» ФКУ пресса хезмәте