Тәүлек эчендә Татарстанда 16 янгын чыккан

2014 елның 13 апреле, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән һәм 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр җиһазны куллан вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр. 

 

 12.04.2014 ел 07.59 Лениногорск МР, Иске Кувак авылы,  Набережная урамы, 12 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 63 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 12.04.2014 ел  13.09  Казан шәһәре Кл. Цеткин урамы, 31 а йорты.

Электр җиһазны куллан вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында фатирда янгын чыга. Утны коткаручылар килгәнче сүндерәләр. 1976 елгы ир-ат зарар күрә. 

 12.04.2014 ел. 16.40 Тукай МР,Биюрга авылы, Кама елгасы

ЗПСО №6 коткаручылары һәм (г.Набережные Челны), ГИМС хезмәткәрләре һава мендәрендә 13 балыкчыны коткардылар. Зарар күрүчеләр юк.  

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International