ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 1 июньнән республикада тирәк мамыгынын ут күчкәнгә 9 янгын булды. Иң зур янгын 2 июньдә Эсперанто ур. булды. Аның мәйданы 60 кв. м. тәшкил итте. Гадәттәгечә, тирәк мамыгы бик җиңел янып китә, ул дары кебек бөтен якка таба янып бара. Ут яна торган мамыктан торак йортларга бик җиңел сикерергә мөмкин.

Яр Чаллыда “Строитель” стадионында янгын-гамәли спорт буенча ярышлар үтте. Ярышларда бөтен Татарстан Республикасының иң көчле сигез командасы катнашты. Татарстан Республикасының МЧС России Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, надзор эшләр җитәкчелеге башлыгы Сергей Валентинович Сергеев  спортчылар белән исәнләште.

Тәтеш районында ирекле янгын сүндерүчеләр беренче итеп янгын белән көрәшә башлады һәм аңа сарайдан торак йорт өстенә сикерергә бирмәде. Иреклеләр, хәлләрне билгеләп, янгын көпшәсен агач төзелешенә һәм торак йортына юнәлтеп сүндерә башлады. Янгын бүлекләре килгәнче иреклеләр янгынны җиңергә җитеште. Торак йорт янгыннан коткарылды, ә менә агач сарай янып бетте. Янгынның үсүенә булышкан шарт – янгынның соң табылуы. Алдан сәбәбе билгеләнә тора.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 240 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 52 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 58 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 7 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, балалр шуклыгы аркасында – 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

Татарстан Республикасының икенче федераль отрядның янгынгка каршы хезмәт янгын сүндерүчеләре тагын бер янгын дәресе аша узды. Алар узенең профессиональ белемнәрен бертуктамый шомарта һәм регуляр рәвештә практикада белемнәрен җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Шәхси составга билге куер өчен отрядның җитәкчелеге НГДУ “Азнакаевскнефть” нефтьны комплекс әзерләү һәм яңадан эшкәртү цехы территориясендә тактик күнегүләр уздырырырга карар итте. 


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

2 июньдә “Эфир” телеканалында “Актуаль тема” программасында ТР УНД ГУ МЧС РФ башлыгы урынбасары Трущин М. В. белән туры эфир булды. Анда республиканың балалар савыктыргыч лагерләренең янгын куркынычсызлыгы хәле проблемалары күтәрелгән иде. Эфир нигезендә Трущин М. В. шушы проблеманы тавышландырды һәм телевизор караучыларының сорауларына җавап бирде.

Республикада коену сезоны беренче июньдә официаль ачылды, ә майның башыннан алты трагик хәл теркәлде, шуннан ике бала үлеме. Министрлар Кабинетында ТР кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин шундый борчулы нәтиҗәләрне массакүләм мәгълүмат чаралы өчен оештырылган брифингта тавышландырды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 155 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 25 тапкыр.  Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 7 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы  МЧС России Баш идарәсенең Дәүләт янгын надзоры хезмәткәрләре савыктыргыч балалар җәйге лагерьләрнең янгын куркынычсызлыгына профилактик тикшерүләр үткәрергә дәвам итә. Киров районының урман массивында урнашкан “Искра” спорт һәм савыктыргыч лагере дә ГПН инспекторларының гадәттәге планлы текшерүенә тартылды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 136 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 15 тапкыр.  Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 3 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  8 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 6 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International