Республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре җитез эшли

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Тәтеш районында ирекле янгын сүндерүчеләр беренче итеп янгын белән көрәшә башлады һәм аңа сарайдан торак йорт өстенә сикерергә бирмәде. Иреклеләр, хәлләрне билгеләп, янгын көпшәсен агач төзелешенә һәм торак йортына юнәлтеп сүндерә башлады. Янгын бүлекләре килгәнче иреклеләр янгынны җиңергә җитеште. Торак йорт янгыннан коткарылды, ә менә агач сарай янып бетте. Янгынның үсүенә булышкан шарт – янгынның соң табылуы. Алдан сәбәбе билгеләнә тора.

Тагын бер сарайны ДПО эшчеләре Питрәч районының Конь авылында сүндерделәр. Иреклеләр, хәлләрне билгеләп һәм янгын җирендә разведка үткәреп, яна торган төзелештә беркем дә булмаганын тикшерделәр. Янәшә торган сарай янгын җиренә бик якын булганга, ут аңа да күчте. Шуңа күрә янгыннан соң бер хуҗаларның сарае бөтенләй, ә янәшә торган сарай кисәкчә янды. Янгынның мәйданы 30 м2 тәшкил итте. Сәбәбе – беленмәгән кешеләрнең саксыз ут куллануы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International