Кимчелекләр бар, ләкин алар төзәтерлек

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы  МЧС России Баш идарәсенең Дәүләт янгын надзоры хезмәткәрләре савыктыргыч балалар җәйге лагерьләрнең янгын куркынычсызлыгына профилактик тикшерүләр үткәрергә дәвам итә. Киров районының урман массивында урнашкан “Искра” спорт һәм савыктыргыч лагере дә ГПН инспекторларының гадәттәге планлы текшерүенә тартылды.

Вак бозулар барыбер табылды. Лагерь директоры Илнар Закиров кимлекләрне төзәтер өчен шушы көннәрдә кул астындагы эшчеләре белән тагын бер инструктаж уздырырга сүз бирде.

- Балалар керү вакытында без һичшиксез “Искра” лагеренә киләбез һәм балалар савыктыргыч йорты җитәклеге безнең тәкъдимнәребезне ничек үтәгәнен тикшерәбез. – ышандырды Казан шәһәренең Киров районы надзор эшләре отделы отделение башлыгы Рәфис Сафин.

Надзор эшләре идарә итү башлыгы урынбасары, ГПН отделы башлыгы Максим Трущин шулай ук рейдлар вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен 300 бозуы турында хәбәр итте. Административ җаваплылыгына 40 кеше һәм бер юридик шәхес тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International