Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 136 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 15 тапкыр. Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 3 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 8 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
01.06.2014 ел 13.49 Бөгелмә шәһәре, Чехов урамы, 26 нчы, 28 нче йортлар.
Ике шәхси сарайда ут чыга. Мәйданы 65 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта, 1964 елгы ир-ат җәрәхәтләнә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
01.06.2014 ел 20.17 Казан шәһәре, Сухая река бистәсе, «Энергетик» бакчачылар ширкәте , 72 нче участок.
Бер катлы такта бакча йортта ут чыга. Мәйданы 36 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы ир-ат һәм 1958 елгы хатын – кыз зарар күрә. 80% тән пешүләре белән алар хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Суда фаҗига килеп чыкмасын өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска;
- исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә;
- балаларны караучысыз калдырмаска;
- таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә;
- сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә;
- көмәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә киңәш итә.