Яр Чаллыда “Строитель” стадионында янгын-гамәли спорт буенча ярышлар үтте. Ярышларда бөтен Татарстан Республикасының иң көчле сигез командасы катнашты. Татарстан Республикасының МЧС России Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, надзор эшләр җитәкчелеге башлыгы Сергей Валентинович Сергеев спортчылар белән исәнләште.
Уртак нәтиҗәләр буенча чемпион титулын Түбән Кама ш. КФК-1 спортчылары яулап алды. Икенче урынны Әлмәт ш. КФК-2 алды. Хөрмәт пьедесталының өченче урынына Казан ш. КФК-3 командасы менде. Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашыр өчен әзерләнәчәк.